30 Ел бергэ яшэугэ котлаулар сузлэре

30 Ел бергэ яшэугэ котлаулар сузлэре

Сез табышкан, сез кавышкан
Безнең бәхеткә генә.
Яшәтер идек сезне без
Төреп бәрхеткә генә.

Җил-давылдан саклап кына
Үстердегез безне сез.
Иң кадерле затларыбыз-
Алтыннарга биргесез.

Безне мәхрүм итмәдегез
Ата-ана назыннан.
Сезгә нинди изгелекләр
Күрсәтсәк тә аз сыман.

Без телибез, әти-әни,
Сезгә бүген тик шуны:
Булыгыз hәрчак таза-сау,
Белмәгез картаюны!
* * *
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Сезнең белән торган йорт ямьле
* * *
Сез булганга без дә бик бәхетле
Сезнең белән якты көнебез.
Безнең белән сез дә бәхетледер,
Сезгә озын-озак гомер телибез.
* * *
Рәхмәт сезгә, әти-әни!
Ярый әле икәү яшьлектә
Бер-берегезгә очрап табышкансыз,
Кавышкансыз безнең бәхеткә.

Сез булганга, әти-әни,
Нигезебез нурлы-сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп
Яныгызчы йолдыз шикелле!
* * *
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни туган йортыбыз.
* * *
Әткәй белән Әнкәй булгангадыр
Бөтен яме бездә язларның.
Бәйрәмегез белән котлап сезне,
Бәхет тели кияү-кызларың.

Сәламәтлек сезне ташламасын,
Көннәрегез үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
Кайларда йөрсәм дә,
Ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле
Басса да авырлык,
Бар ике юлдашым
Җанга көч алырлык —
Әнинең күзләре,
Әтинең сүзләре.
Ул күзләр күңелнең
Сафлыгын күзәтә.
Юлыңда ялгышсаң,
Ул сүзләр төзәтә.

Күк булып төбәлгән
Әнинең күзләре.
Җил булып пышылдый
Әтинең сүзләре.

Хәерле юл теләп
Калдылар кул изәп.
Йөргәндә еракта
Юлларда ил гизеп,
Беркайчан онытмам
Җанымны җылыткан
Әнинең күзләрен,
Әтинең сүзләрен.
(Рафис Корбанов)

Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Девәтернә авылыннан Айсылу-Фаяз Нәҗметдиновлар — матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Кадерлеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез.

Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни!

Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез!

Бер-берегезгә булган җы­лы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.

Җирдә яшәү — сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Алтын туегызга җиттегез!

Ходай биргән олы бүләк бит ул

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту

Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

Бергә кичерелгән һәммәсе.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

Насыйп булсын бала, оныкларның

Игелеген сезгә күрергә.

Һәм безгә дә Ходай язса иде

Бриллиант туегызга килергә!

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.

Куш-Елгада яшәүче Ландыш Гамир кызы белән Фидаил Хөснехәмәт улы Җиһаншиннарны чын күңелебездән энҗе туйлары белән котлыйбыз. Кадерлеләребез! Сездәй ярдәмчел, тырыш туганнарыбыз булу белән без чиксез бәхетле. Язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, һәрчак туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә насыйп булсын сезгә. Исәнлек, бәхетле көннәр генә телибез. Зур тырышлыклар.

Куш-Елгада яшәүче Ландыш Гамир кызы белән Фидаил Хөснехәмәт улы Җиһаншиннарны чын күңелебездән энҗе туйлары белән котлыйбыз.

Читайте также:  Как связать красивый шарф спицами для девушки

Кадерлеләребез! Сездәй ярдәмчел, тырыш туганнарыбыз булу белән без чиксез бәхетле. Язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, һәрчак туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә насыйп булсын сезгә. Исәнлек, бәхетле көннәр генә телибез. Зур тырышлыклар белән табылган мал-мөлкәтегезнең бәрәкәтен, хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күрергә насыйп булсын. Гаиләгез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.

Яшәгез тигез әби-бабай булып,

Бер-берегезгә ныклы терәк булып.

Кадерле әткәй һәм әнкәй булып,

Балаларга һәрчак кирәк булып.

Кеше гомере озын түгел,

Бик тиз үтә икән гомерләр.

Ходай үзе насыйп итсен сезгә

Парлы яшәү, парлы гомерләр.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарыгыз исеменнән Изалия апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа

Сез табышкан, сез кавышкан
Безнең бәхеткә генә.
Яшәтер идек сезне без
Төреп бәрхеткә генә.

Җил-давылдан саклап кына
Үстердегез безне сез.
Иң кадерле затларыбыз-
Алтыннарга биргесез.

Безне мәхрүм итмәдегез
Ата-ана назыннан.
Сезгә нинди изгелекләр
Күрсәтсәк тә аз сыман.

Без телибез, әти-әни,
Сезгә бүген тик шуны:
Булыгыз hәрчак таза-сау,
Белмәгез картаюны!
* * *
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Сезнең белән торган йорт ямьле
* * *
Сез булганга без дә бик бәхетле
Сезнең белән якты көнебез.
Безнең белән сез дә бәхетледер,
Сезгә озын-озак гомер телибез.
* * *
Рәхмәт сезгә, әти-әни!
Ярый әле икәү яшьлектә
Бер-берегезгә очрап табышкансыз,
Кавышкансыз безнең бәхеткә.

Сез булганга, әти-әни,
Нигезебез нурлы-сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп
Яныгызчы йолдыз шикелле!
* * *
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни туган йортыбыз.
* * *
Әткәй белән Әнкәй булгангадыр
Бөтен яме бездә язларның.
Бәйрәмегез белән котлап сезне,
Бәхет тели кияү-кызларың.

Сәламәтлек сезне ташламасын,
Көннәрегез үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
Кайларда йөрсәм дә,
Ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле
Басса да авырлык,
Бар ике юлдашым
Җанга көч алырлык —
Әнинең күзләре,
Әтинең сүзләре.
Ул күзләр күңелнең
Сафлыгын күзәтә.
Юлыңда ялгышсаң,
Ул сүзләр төзәтә.

Күк булып төбәлгән
Әнинең күзләре.
Җил булып пышылдый
Әтинең сүзләре.

Хәерле юл теләп
Калдылар кул изәп.
Йөргәндә еракта
Юлларда ил гизеп,
Беркайчан онытмам
Җанымны җылыткан
Әнинең күзләрен,
Әтинең сүзләрен.
(Рафис Корбанов)

Устанавливая рекомендуемое программное обеспечение вы соглашаетесь
с лицензионным соглашением Яндекс.Браузера и настольного ПО Яндекса .

Курс повышения квалификации за 340 рублей!

Эмоциональное выгорание педагогов. Профилактика и способы преодоления

Пар балдаклар киеп кул куйдыгыз

Икәү бергә гомер итәргә —

Насыйп булды сезгә җитәкләшеп

Гомер үрләренә җитәргә!

Никахлашу туе- кызыл туй,

Бер елдан соң була кәгазь туй.

Инде биш ел яшәгәчтен,

Була диләр ситца туй.

Унда гөлле, унбиш – бәллүр

Егермедә бронза туй.

Егерме биш көмеш булса,

Утыз була энҗе туй.

Кәгазен дә,бәллүрен дә,

Көмешен дә үткәнсез.

Инде менә тату гына яшәп,

Энҗе туйга килеп җиткәнсез.

Яшисез сез тоеп һәрвакытта

Бер-берегезнең җылы кочагын,

Кадерләрен җуймый саф хисләрнең

Сүндермичә сөю учагын!

Мәхәббәтнең татлы җимешләре:

Сөйкемле кыз, батыр улыгыз.

Үстердегез бергә, насыйп булсын

Үткәрергә алтын туегыз!

Тормыш итү тоташ шатлык түгел,

Булды аның кырыс чаклары.

Яшәдегез бергә, куеп иңне-иңгә,

Арагызга кертми ятларны.

Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булдыгыз,
Давыл-яңгырларга бирешмичә
Һәр булганын җиңә тордыгыз!

Киләсе көннәрегез дә

Үтсен гел бергә – бергә.

Тыныч тормыш, сәламәтлек-

Бездән теләк шул сезгә.

Кемгә бала, кемгә дәдәй,

Кемгә эне һәм туган.

Бу дөньяга син туган.

Туган көнең белән котлап,

Бәхетле бул син, дибез.

Ак бәхетләр һәм уңышлар,

Тик шатлыклар телибез.

Мәңге якты тормыш телим сиңа,

Кайгы-хәсрәт сиңа килмәсен.

Күңелдәге шатлык тойгылары

Мәңгегә дә синдә сүнмәсен.

Читайте также:  Платья в стиле одри хепберн фото

Зинһар өчен таза, сәламәт бул,

Авырлыклар урап узсыннар.

Киләчәкнең якты, ак көннәре

Бары синең өчен булсыннар.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер үтеп,

Яшәвеңне генә телибез.

Гомер үтә диеп, моңсуланма,

Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.

Алтын төсендәге якты көннәр

Барыр юлларыңны бизәсен.

Котлап синең туган көнеңне,

Алтын кояш сибә нурларын.

Кояш балкыган язгы иртәдәй

Якты булсын тормыш юлларың.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Добавляйте авторские материалы и получите призы от Инфоурок

Еженедельный призовой фонд 100 000 Р

Устанавливая рекомендуемое программное обеспечение вы соглашаетесь
с лицензионным соглашением Яндекс.Браузера и настольного ПО Яндекса .

  • Афанасьева Людмила СтепановнаНаписать 4221 26.04.2018

Номер материала: ДБ-1514125

Международные дистанционные олимпиады «Эрудит III»

Доступно для всех учеников
1-11 классов и дошкольников

Рекордно низкий оргвзнос

по разным предметам школьной программы (отдельные задания для дошкольников)

Идёт приём заявок

Устанавливая рекомендуемое программное обеспечение вы соглашаетесь
с лицензионным соглашением Яндекс.Браузера и настольного ПО Яндекса .

    26.04.2018 495
    26.04.2018 156
    26.04.2018 148
    26.04.2018 124
    26.04.2018 162
    26.04.2018 258
    26.04.2018 171
    26.04.2018 90

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако редакция сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Ямьле җәйләрнең июнь айлары кеше күңелендә гөрләп узган Сабантуйлар белән истә каладыр кебек. Безнең гаиләдә бу ай зур горурлык белән әти-әниебезнең яшьлек туйларын хәтерләтеп тора.

1954 елның 14 июнендә безнең иң кадерле кешеләребез — әниебез Гыйльминур белән әтиебез Әсгать Гариповлар бер-берләрен табып кавышканнар. Нәкъ менә шушы көнне аларга җиде күктә никах укылган. Хак тәгаләнең әмере белән: "Бу ике яшь парның никахлары бер һәм гомерлек булсын!" — дип язылгандыр. Аллага шөкер! Әтиебез белән әниебез бүген үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үтә.

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга без — балалар гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Кайда гына яшәсәләр дә, аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.

Әти-әниебезнең яшьлек тормышы үзләренең гүзәл туган яклары — тырыш халкы белән дан тоткан Мамадыш ягында узды. Исеме җисеменә туры килеп торган, табигатьнең иң матур җирендә — җырчы кошлы, саф һавалы урман уртасында урнашкан Алан авылында аларның ярты гомерләре үтте.

Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр. Сугыш елларыннан соңгы чорда эшне дә ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, болын чабуда да гел бергә булдылар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тарттылар. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшләде. Яз җитүгә, бакча эшләре тотына. Бакчага җан кертеп, әти умарталарын чыгарып тезә. Шул көннән башлап, үзләре кебек тырыш бал кортлары, ярыша-ярыша, бал җыя. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Аның янында сарай тулы мал-туар. Авыл кечкенә булгач, көтү чираты да бик тиз килеп җитә. Балаларының кечкенә чагы. Шул вак балаларны ияртеп, көтү көтәргә дә чыгып китәләр. "Нинди матур вакытлар, сиңа әйтәм!" — дип искә алалар хәзер үзләре дә, бер-берсенә карап елмаеп.

Хезмәт алар өчен һәрвакыт зур энергия чыганагы булды. Хөкүмәт эшеннән соң, җәмгыятькә файдалы хезмәткә дә вакыт таба иде алар. Табигатьне яшелләндерүдә һәрвакыт актив катнаштылар. Җәйгә чыксалар — питомникта (ул вакытта авылда Ольга апа белән Гыйльфан абый Ризвановлар җитәкләгән питомник бар иде), көзләр җитсә, агач утырту эшенә дә иң беренче баручы алар булды. Аларның күлгә билдән чумып, кабык төшерүләрен күргән кешеләр (ул заманнарда безнең авылда "солдат мунчаласы" ясар өчен юкә агачыннан кабык төшерү, аннан мунчала материалы алуны халык кул хезмәте белән башкара иде): "Ул Гыйльминур апа белән Әсгать абый исән микән?" — дип, һаман шаккатып искә алалар. Кыскасы, аларның башкарган эшләренә хайран калырлык! Гомер-гомергә һәр эшкә җиң сызганып, батыр йөрәк белән тотындылар. "Эшләп кеше үлми. Эштән курыкмагыз! Тырыш булыгыз!" — дип өнди хәзер дә әниебез.

Читайте также:  Приснился поросенок к чему это

Әти белән әни һөнәрнең дә аяк өсте йөреп, зур хезмәт куеп эшли торганын сайлаганнар. Әни, үзе укытучылыкка укыса да, пешекчелек эшен кулай күргән. Ул гомере буе "Иң оста пешекче" исемен йөртте.

Әниебез пешергән тәмле ашларны Урта Кирмән мәктәбе тулай торагында яшәгән укучылар әле дә сагынып искә ала. Әллә кайдан, ерактан танып, шул вакытларны сагынып, килеп күрешәләр. Әтиебез атлар яратты. Ул аларны, ат чабышында карап сокланган ярату белән генә түгел, һәрьяклап аңлап ярата иде. Аларның һәр сулышын тоеп, күзләреннән ни теләгәннәрен күреп, кешнәүләреннән нәрсә әйтәсе килүләрен сизеп тора иде. "Орлик", "Комсомол", "Йолдыз". Әле хәзер дә һәрберсен хәтерли.

Намуслы хезмәтләрен алар Алабуга шәһәрендә дәвам иттеләр. Икесе дә Алабуга совхозында зур хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Әниебезнең мактаулы исеме, портреты "Почёт тактасы"ннан төшмәде, әти һәрвакыт "Иң яхшы балта остасы" булды. Тырыш хезмәтләре өчен кыйммәтле бүләкләр, хәтта машина белән дә бүләкләнделәр. Хезмәтләрен күрә һәм бәяли белгән шул вакытның абруйлы, зур хөрмәткә лаек җитәкчесе Герман Мелкумянцка алар бүген дә чиксез рәхмәтле. Әти-әниебезнең лаеклы ялга чыкканчы иң алдынгы эшчеләр булуы, намуслы хезмәтләре өчен хөкүмәтебез зурлап тапшырган орден-медальләре, бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бар.

Еллар сукмагыннан горур атлап,

Сикәлтәле юлдан абынмый,

60 ел бергә гомер үтеп киткән,

Ару-талулар да тоелмый.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып дүрт бала дөньяга килгән. Дүртебезгә дә яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Дүртебез дә үз тормышларын корып, инде хәзер үзебез балалар тәрбиялибез, укытабыз. Тик, бик кызганыч, бүгенге көндә апабыз Вәсилә арабызда юк. Апаның җанына тигән авыру әти-әнине бу авыр кайгыдан саклап кала алмады. Шулай язгандыр инде. Язмышларында зур югалтулар кичерергә дә насыйп булган икән шул. Моның өчен Ходайдан сабырлык кына сорыйсы кала.

Тормышның ачысын-төчесен татып яшәгән әти-әниебез бүгенге көндә меңьеллык Алабугада гомер кичерә. Тугаров урамындагы биш катлы йортта үрнәк әби белән бабай булып яши алар. Һәркем аларга яхшы киңәшләре, ярдәмчел булулары өчен рәхмәт әйтә.

Язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрәләр алар хәзер дә. Һәр туган көннәрен Ходайга тапшырып яшиләр. Без белә-белгәннән бирле әтиебез белән әниебез дин юлында. Совет чорында, әле мәчетләр булмаган чакларда авыл бабайлары Рамазан ае намазларын безнең өйгә җыелып укыйлар иде. Ул вакытта үзләре бик яшь булуларына карамастан, күңелләре изгелектә булган. Без дә аларга ияреп ураза тотарга, догалар укырга өйрәнеп үстек. Балаларыбыз да ак яулыклы әби белән ак түбәтәйле бабалары янына барып, шифалы сүзләр ишетеп, догалар тыңлап кайтырга ярата.

Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде!

Искиткеч гомер юлы кичерүче шушы матур парның төпчек кызлары Гөлфинур ГЫЙЛЬФАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Ссылка на основную публикацию
Adblock detector